Барлык яңалыклар
Замандаш
25 октябрь 2025, 22:53

Эшең гаилә бәхете белән үрелеп бару – уңыш дип атала

Стәрлебаш авылында яшәүче Евгения Хөсәенова фикеренчә, эшең гаилә бәхете белән үрелеп барырга тиеш.

Эшең гаилә бәхете белән үрелеп бару – уңыш дип атала
Эшең гаилә бәхете белән үрелеп бару – уңыш дип атала

. Ул дүрт ул, ике кыз анасы. Евгения хатын-кызлар өчен мөмкинлекләр зур дип исәпли. Ул дүрт ел элек “Актив” дип аталган яшьләр үзәге белән җитәкчелек итә башлаган.

– Мин төрле өлкәләрдә эшләдем, гәзит хәбәрчесе дә булдым, ләкин яшьләр үзәгендә генә үз урынымны таптым. Чөнки яшьләр, аеруча үсмерләр белән эшләү миңа канәгатьлек бирә, – ди ул.

Евгения хезмәт хакы алу өчен генә эшләмәвен дә әйтә. Чөнки ул бала белән ялда утырган чагында да эштән аерылмый.

Ул гаиләсенә дә вакыт таба. Балаларын мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Балалары өйне тәртиптә тота. Зур кызлары Рената – нефть-техник университеты студенты. Ул Стәрлебашта Балалар музыка мәктәбен тәмамлаган. Уллары Рамил да музыка мәктәбендә югары сыйныфта укый. Милли көрәш белән шөгыльләнә. Узган ел Русия беренчелегендә икенче урын алган. 15 яшьлек энесе Арсен да абыйсы эзеннән бара.

Кызлары Руфина шул ук мәктәптә бию белән шөгыльләнә. Роберт беренче сыйныфта укый, футбол ярата, ике яшьлек энесе Роланны да футболга өйрәтә.

Ире Ринат махсус операция булган төбәккә гуманитар йөкләр ташый. Менә шундый булдыклы гаилә Хөсәеновлар.
 

Фото Евгения ХӨСӘЕНОВАның шәхси архивыннан.

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас