Барлык яңалыклар
Замандаш
2 сентябрь 2025, 10:20

Башкортстанда Идел буе федераль округының студент отрядлары суда йөзде

Студентлар өчен күңелле дә, файдалы да чара булды ул.

Башкортстанда Идел буе федераль округының студент отрядлары суда йөзде
Башкортстанда Идел буе федераль округының студент отрядлары суда йөзде

Быел май аенда Башкортстан Студентлар отрядлары җитәкчесе урынбасары Иван Шатов Идел буе федераль округы Русия студент отрядларының  "Безнең округ – көч!»  дип аталган  программасын  гамәлгә кую өчен 800 000 сумлык грант откан иде. Ул "Алтай. Үсеш территориясе" форумы кысаларында мөмкин булды.

Программа студентларга ачык һавада белем бирү блогыннан, катларда йөзүдән, РСО төбәк штаблары җитәкчеләре өчен стратегик сессиядән һәм башка күңел ачу чараларыннан гыйбарәт.

Проектта Идел буе федераль округының 14 субъектыннан 70ләп кеше катнашты. Чараның төп өлеше Нөгеш сусаклагычы буйлап йөзеп төшә булды: һәр төбәктән 5әр кешелек командалар, республикабыз табигате матурлыгына сокланып, оешманың уртак планнары һәм идеяләре турында фикер алышып, 6 чакрым чамасы юл үттеләр.

 

Башкортстанда Идел буе федераль округының студент отрядлары суда йөзде
Башкортстанда Идел буе федераль округының студент отрядлары суда йөзде
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас