Барлык яңалыклар
Замандаш
29 июль 2025, 20:31

Уфадан Амалия Хәкимова дүрт йөз мең сумлык грант откан

"Без театр студиясе оештырырга һәм  ишарәләр телендә спектакльләр куярга ниятлибез", — ди ул.

Уфадан Амалия Хәкимова дүрт йөз мең сумлык  грант откан
Уфадан Амалия Хәкимова дүрт йөз мең сумлык грант откан

24 июльдән 29 июльгә кадәр Самара өлкәсендә «іВолга» — 2025» Идел буе федераль округының традицион яшьләр форумы узды. Форум мәйданчыгында Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның (Росмолодежь) грант конкурсына, ИФО проектлары конкурсына, шулай ук төрле округ активлыкларына йомгак ясалды. Традиция буенча форум көннәренең берсендә сабантуй узды, анда Башкортстан яшьләре форумда катнашучыларны республиканың милли ашлары һәм мәдәнияте белән таныштырды.

- Без Идел буе федераль округы яшьләр форумында грант конкурсларында да, округ активлыгында да җиңүләргә лаек булдык. Башкортстан делегациясе һәр ел саен форумда югары дәрәҗә күрсәтә, төбәкне һәм аның талантларын лаеклы тәкъдим итә. Җиңүчеләрне котлыйбыз, проектларның уңышлы гамәлгә ашырылуын телибез, - дип шәрехләде Башкортстанның яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров.

Уфадан Амалия Хәкимова Росмолодежь грант конкурсында җиңеп, начар ишетүчеләр өчен театр студиясе булдыруга 400 мең сум акча откан.

"Җиңү көтелмәгән һәм бик күңелле булды. Безнең проект ишетү сәләте буенча инвалид яшьләрне театр тормышына җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Без театр студиясе оештырырга һәм  ишарәләр телендә спектакльләр куярга ниятлибез", - ди Амалия.

Шулай ук Башкортстан яшьләре «Минем Иделдәге төбәгем» төбәк чатырлары, җыр-визиткалар һәм видеороликлар конкурсларында җиңү яулады.

Чыганак: Башинформ.

Уфадан Амалия Хәкимова дүрт йөз мең сумлык  грант откан
Уфадан Амалия Хәкимова дүрт йөз мең сумлык грант откан
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас