Беренче булып Мария Ведунова технологияләрнең кеше миенә нинди йогынты ясаганын сөйләде. Шунсы кызыклы: кеше мие акыл ягыннан 21 яшьтә тулыланып бетә икән һәм 35 яшькә кадәр кешеләр 21 яшькә чаклы алган белемнәре белән көн күрәләр икән. Әлбәттә сүз базалы белем турында бара. Шушы сөйләшү кыслаларында мәктәп программасының кимчелек якларына да кагылып алды галимнәребез. Мария Валерий кызы кеше миендәге нейроннарның үлү сәбәпләрен ачыклады һәм ничек мине мөмкин кадәр яшь саклап калу серләре белән бүлеште. Моның өчен, беренче чиратта, стрессны киметү кирәк, бер стресслы ситуация барлыкка килгән очракта, кеше миендә бер минут эчендә дә бик күп үлә икән алар. Стрессны киметер өчен галимә гаждетлар белән йоклар алдыннан бер сәгать калганчы һәм уянгач ярты сәгать кулланмаска тәкъдим итә.
Икенче булып Екатерина Тургенева чыгыш ясады, ул хәзерге заман технологияләре балалар миенә нинди йогынты ясавлары белән бүлеште. Һәм әле тәрбияләнгән балаларның үсә төшә миләре үсә төшә зәгыйфләнергә мөмкин дигән куркыныч гипотеза китерде. Балаларыгыз аңлы, белемле булып үссен дисәгез, бүгеннән үк аларның гаджетлар белән контрольсез файдалануларын чикләргә кирәк дип кисәтте.
Азактан Ольга Башаева, социолог буларак бу өлгәдә үзенең күзәтүләре белән бүлеште һәм практикада очраган кызыклы ситуацияләрне сөйләде. Гомумән әлеге триптих бик кызыклы нәтиҗәләргә алып килде һәм бу лекцияләрне тыңлаган яшь галимнәргә бик күп файдалы мәгълүмат алырга мөмкинчелекләр бирде.