Барлык яңалыклар
Замандаш
25 июнь 2025, 09:26

Кем ул татар чибәре?

Уфада «Татар кызы» гүзәллек бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды.

Кем ул татар чибәре?
Кем ул татар чибәре?

24 июньдә Уфада «Татар кызы» гүзәллек һәм талант конкурсы төбәкара этабының финалы узды.

Төп титул өчен җентекләп сайлап алынган алты дәгъвачы көрәште. Алар 18 яшьтән 27 яшькә кадәр булырга,  татар телен яхшы белергә һәм  әлегә кияүгә чыкмаган булырга тиеш иде. 

Катнашучылар дүрт сынау узды. Беренчесе  алдан әзерләнгән видеовизитканы күрсәтүИҗади номер кызларга үзләрен җыр, бию яки татар мәдәнияте белән бәйле башка сәнгать төрләрендә сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеген бирде. Интеллектуаль конкурста конкурсантлар тәкъдим ителгән темаларның берсенә кыскача чыгыш ясады. Темалар Башкортстан татарлары,  әдәбият, традицион костюмнар һәм  тарихка кагылышлы иде.  Йомгаклау этабында   кызлар милли аш-суга осталыкта ярышты.

Бәйгенең оештыручылары булып «Татарча фатирник / Аулак өй» татар яшьләр оешмасы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм аның Башкортстандагы вәкиллеге тора.  

Кызу ярыш нәтиҗәсендә Гран-прига  УФһТУның татар-рус бүлегенең 1нче курс студенты, Илеш кызы Азалия Гыйльметдинова лаек дип табылды. Ул Казанда узган конкурсның төп этабында Башкортстан исеменнән чыгыш ясау хокукына ия булды. 

Азалияне котлыйбыз һәм яңадан-яңа уңышлар телибез!

Кем ул татар чибәре?
Кем ул татар чибәре?
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас