Талантлы язучы, күрнекле журналист Рәлис Уразгуловка 10 гыйнварда 60 яшь булыр иде. Әмма аның вафаты турында кайгылы хәбәр килеп иреште.
Рәлис Ришат улы 1965 елда Кырмаскалы районының Иске Муса авылында туган. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2015). БР Журналистлар берлеге (1993), Язучылар берлеге (2002) әгъзасы. БДУны 1996 елда тәмамлый. Мәдәният йортында, район гәзитендә, “Йәшлек”, “Агыйдел”, “Башкортостан” кебек матбугат басмаларында эшли. Ш.Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты (1995). Күләмле проза китаплары авторы.
Гаиләсендә үрнәкле әти иде. Нурия ханым белән биш бала тәрбияләп үстерделәр.
Мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз!