Озак тернәкләндерүдән һәм хәйриячеләрнең ярдәменнән соң, Илназ бионик һәм косметик протезлар белән яңадан яшәргә өйрәнгән. Мәктәптә укый, спорт һәм программалаштыру белән мавыга. Күптән түгел ул Уфада "Бәхет -- ул бергә булу" проектында булып китте.
Илназ үзе һәрвакытта да ярдәмгә, җылы сүзгә мохтаҗларга ярдәм итәргә әзер. Узган язда үзен тәү тапкыр волонтер сыйфатында сынап караган һәм «Хәерле гамәл (Благое дело)» хәйрия акциясендә катнашкан: рамазан аенда, әти-әнисе белән бергә, ураза тотучы мөселманнарга авыз ачарга ризык ташышкан. Күптән түгел Илназда кунакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров булган. Республика Башлыгы белән сөйләшүдә яшүсмер киләчәктә үз хәйрия фондын булдырырга хыяллануы турында сөйләгән. Шулай ук Илназ хаҗ кылырга, Шанхайга барырга һәм Мәскәүдә Кремль чыршысын күрергә хыяллана.
Үсмернең әнисе Зөлфия Дәүләтова социаль челтәрләрдәге үз битендә (https://vk.com/id260740471) әйтүенчә, улы өч ел эчендә нык үсеп, иске протезлар уңайсыз була башлаган. Хәзер аңа җиңел косметик протезлар кирәк.