Барлык яңалыклар
Замандаш
26 ноябрь , 18:06

Русия һәм Казахстан хезмәттәшлеге форумы дәвам итә

Форум яшь эшмәкәрләр җыеныннан башланды. Биредә булачак эшмәкәрләр өчен мөһим сораулар күтәрелде. Мисалга, яшь кешегә үз эшен ачу өчен нишләргә? Иң тәүге адым итеп, "Росмолодежьбизнес" сайтында теркәлергә мөмкин.

Русия һәм Казахстан хезмәттәшлеге форумы дәвам итә
Русия һәм Казахстан хезмәттәшлеге форумы дәвам итә

Уфада 26-27 ноябрьдә узучы Русия белән Казахстанның XX төбәкара хезмәттәшлек форумы кунаклары эшлекле программа белән мәшгуль. Чараны ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Русиянең икътисад министры урынбасары Дмитрий Вольвач,  Казахстанның сәүдә һәм интеграция вице-министры Кайрат Төребаев һәм башкалар тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясады.  

Яшь эшмәкәрләрнең пленар сессиясен "Яшь белгечләргә ярдәм үзәге" ФБУның  Яшьләр эшмәкәрлеген үстерү идарәсе башлыгы  Виктор  Алипа ачып җибәрде һәм яшьләрнең Русиядә бизнеска ешрак һәм күбрәк килүен билгеләде, аларны активрак булырга әйдәде.

Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Вито Сабиров билгеләвенчә, Башкортстанда яшьләр күп, алар шактый актив; яшь эшмәкәрләргә дәүләт ярдәмгә килергә әзер; төбәкара бәйләнешләр республика өчен бик мөһим; Русия белән Казахстанның XX төбәкара хезмәттәшлек форумы Уфаның юбилей елында уза, һәм кунакларга башкалада карар урыннар күп.

"Киләчәк образы" ҖЧҖенең генераль директоры Айгөл Щадрина әйтүенчә, яшьләр өчен тәүдә үз идеяңне тормышка ашырып карау мөһим, Башкортстанда бу җәһәттән яшьләргә ярдәм оештырылган. Мисалга, тәүге адым итеп, "Росмолодежьбизнес" сайтында теркәлергә мөмкин.
Казахстанның Актүбә өлкәсенең Яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча идарәсе җитәкчесе Мирхан Ермаганбетов Башкортстан белән Казахстан арасында мәдәни охшашлыкларның күп булуын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, Казахстанда яшьләр стартапларыны дәүләт ярдәме күрсәтелә. Эшкуарлар исә үз чиратында социаль җаваплылык тоя. Кзахстанда биш минутта шәхси предприятие ачарга мөмкин. Мәдәниятне саклауга зур игътибар бирелә. Яшь популяр җырчыларның ил мәдәниятен дөнья күләмендә танытуын әйтте. Мәсәлән, Димаш Кудайберген көннән-көн ныграк таныла бара икән.

Гомумән, пленар сессия эшлекле шартларда үтте, яшьләр чыгыш ясаучыларны кызыксынып тыңлады.

Автор фотолары.

 
 
Русия һәм Казахстан хезмәттәшлеге форумы дәвам итә
Русия һәм Казахстан хезмәттәшлеге форумы дәвам итә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: