+1 °С
Болытлы
Башкортстанда крематорий төзергә ниятлиләр. Бу хакта Уфа мэриясенә сылтама белән РБК басмасы хәбәр итә. Аңа караганда, Башкортстанда беренче крематорийны төзү 2025-2026 елларга планлаштырылган. Әгәр корылма төзелешенә финанслау бүлеп бирелсә, аны республиканың адреслы инвестиция программасына кертәчәкләр. Бүгенге көндә Уфа хакимияте әлеге мөмкинлекне өйрәнә.
Фото: Фрепик.ру