-4 °С
Болытлы
2 ноябрь көнне Уфада Радий Хәбиров Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Русия һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында хәрби хезмәткәрләр, ветераннар, укытучылар, галимнәр, табиблар, аграрийлар, мәдәният эшлеклеләре, эшчеләр, инженерлар, эшкуарлар - төрле һөнәр ияләре бар иде.
Арада безнең "Тулпар" журналы геройлары да булуы аеруча күңелле. Милли көрәш буенча Русия чемпионы, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Кушнаренко районындагы "Берлек" хуҗалыгы җитәкчесе Фуат Сәгыйтов Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде. Аның хакындагы язманы журналыбызның яңа гына дөнья күргән 5нче саныннан укый аласыз.