Барлык яңалыклар
Замандаш
17 август , 19:16

"Аударыш"та кем җиңде?

Фотода Арман Сагынбаев һәм аның тренеры Кабыл Бакберген.

"Аударыш"та кем җиңде?
"Аударыш"та кем җиңде?

Казахстан командасы "Башкорт аты" фестивалендә иң көчлеләреннән берсе булды. Якын чит ил спортчылары өч үлчәм категориясендә дә "Аударыш" уенында беренче урынны алды.

Исегезгә төшерәбез, Аударыш уенында ике җайдак ярыша. Җиңүче булып көндәшен ияреннән тартып алып, җиргә сикерә алган катнашучы санала.

"Уен катлаулы булды, - дип сөйли Казахстан спортчысы Арман Сагынбаев. - Сездә бик көчле егетләр - аеруча Баймак спортчылары. Ләкин без дә тырыштык. Мин үзем бу спорт төре белән 14 ел шөгыльләнәм, Казахстан чемпионы һәм дөнья чемпионы булдым. Ләкин бу спортта төп сер - ат белән дуслаша белү. Чын җайдак үз аты белән бер булырга тиеш".

Арман сүзләренчә, Башкортстанда казах спортчылары үзләрен өйләрендәге кебек хис иткән.

"Аударыш"та кем җиңде?
"Аударыш"та кем җиңде?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: