Барлык яңалыклар
Замандаш
13 июль , 09:25

Әкият иленә әйдәгез!

2024 елның 10 июленнән 30 июленә кадәр “Мәктәп укучылары өчен мәдәният” ведомствоара мәдәни-мәгариф проекты үтә. Аның кысаларында Русия халыклары традицияләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән “Мәдәни шимбә” бөтенрусия акциясе узачак. Быел ул халык әкиятләренә багышланган.

Әкият иленә әйдәгез!
Әкият иленә әйдәгез!

РФ мәктәпләре укучыларына биредә катнашу өчен  “Мәктәп укучылары өчен мәдәният” порталында теркәлергә (әгәр әле шәхси кабинет булмаса) кирәк.

1. Өч номинациянең берсендә видеолар кабул ителә. «Русия халыклары әкиятләре», «Урыс язучылары әкиятләре» яки «Минем авторлык әкиятем» номинацияләрен сайларга була.

2. Яндекс Дискка видео төшерергә, файлга сылтаманы күчереп алырга һәм сакларга кирәк була.

3. 2024 елның 10 июленнән 30 июленә кадәр  “Мәктәп укучылары өчен мәдәният” (Культурадляшкольников.РФ) порталында гариза калдырырга. "Эшкә сылтама" дигән урында  Яндекс.Дисктагы видеогызга сылтаманы куярга. 

Акция нәтиҗәләре буенча, театр һәм әдәбият өлкәләрендә танылган эшлеклеләрдән төзелгән эксперт комиссиясе  иң кызыклы 30 эшне сайлап алачак.

Нәтиҗәләр 2024 елның 1 сентябрендә порталда һәм   "ВКонтакте" социаль челтәрендә проектның рәсми битендә игълан ителәчәк.

Чыганак: https://xn--80aefqhcbdcbwkes3aoc8g3ck2d.xn--p1ai/actions/vserossiyskaya-aktsiya-kulturnaya-subbota-skazki-narodov-rossii/

Әкият иленә әйдәгез!
Әкият иленә әйдәгез!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: