Барлык яңалыклар
Замандаш
29 июнь , 23:05

Яшьләр көне сезне көтә!

30 июньдә Агыйдел яры буенда Республика Яшьләр көне узачак. Аның программасында нәрсәләр бар?

Яшьләр көне сезне көтә!
Яшьләр көне сезне көтә!

Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте буенча Дәүләт комитеты рәисе Вито Сабиров сүзләренә караганда, Яшьләр көне -- яшь кешеләрне оештырырга һәм берләштерергә сәләтле бәйрәм.
"Ел саен бу көн актив яшьләрнең меңләгән вәкилен җыя. Әмма быел бәйрәм яшьләрне генә түгел, бөтен буын вәкилләрен берләштерәчәк -- ул гаилә бәйрәме булачак. Без бай мәгърифәти һәм мәдәни программа әзерлибез", -- дип билгеләде Вито Сабиров.
Катнашучыларны һәм кунакларны күп кенә тематик чаралар һәм мәйданчыклар көтә. Мәсәлән, талантлы урам рәссамнары үз эшләрен тәкъдим итәчәк граффити-фестиваль шуларның берсе.

Балалар өчен остаханәләр  узачак, анда алар вакытны файда белән уздыра һәм яңалыкка өйрәнә алачак, ә "Студентлар язы" проектының төбәк командасы иң яхшы иҗади номерларын күрсәтәчәк. Шулай ук программа кысаларында СВО сугышчыларына ярдәм итү зонасы оештырылачак -- анда беләзекләр һәм маскировка челтәрләре үрергә, шәмнәр ясарга, корал һәм эзләү хәрәкәте күргәзмәсе, "Медвежий двор" тарихи реконструкция клубы белән танышырга мөмкинлек булачак. Җәмәгать туклануы өлкәсендә яшь эшмәкәрләр кунаклар өчен кофе һәм бургер әзерләү буенча кулинар мастер-класслар оештырачак. Ә яшүсмерләрнең хезмәт отрядлары вәкилләре үз товарлары ярминкәсен уздырачак.

Чараның хедлайнерлары булып популяр артистлар: Inst Rinna, BABEKRISBABE, Lesha Mironov, Sunshine & Vostorg, VITA SAMRAI һәм ZAINETDIN чыгыш ясаячак.

Чарага керү ирекле.

Башлана 17:00 сәгатьтә.

Яшьләр көне сезне көтә!
Яшьләр көне сезне көтә!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: