Барлык яңалыклар
Замандаш
4 июнь , 14:30

Илле елдан артык бергә

Чакмагыш районының Иске Балак авылында яшәүче Фәһимә һәм Фәвис Төхвәтуллиннар илле елдан артык тату гомер кичерә.

Илле елдан артык бергә
Илле елдан артык бергә

Илле еллык никах – һәр гаилә пары өчен бик зур вакыйга. Чакмагыш районының Иске Балак авылында яшәүче Фәһимә Вара кызы һәм Фәвис Хикмәтулла улы  Төхвәтуллиннар  2022 елның 27 декабрендә алтын туйларын билгеләп үткән иде. Бу көндә алтын юбилярларны  Тайняш авыл советы башлыгы  Хәлил Исхаков  котлап, Башкортстан Республикасы Башлыгы исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Бүген дә алар тату гомер кичерә. Әйе, аларның тормыш юлы гөл-чәчәкләр белән генә бизәлмәгән, алар үз өлешләренә төшкән барлык сынаулар һәм кыенлыкларны үткән, әмма җылы хисләр, бер-беренә ихтирам һәм тугрылык хисләрен саклап кала алганнар, лаеклы балалар тәрбияләп үстергәннәр.

Мәктәпне тәмамлагач, алар икесе дә туган колхозларында эшли,  өйләнешкәч тә  беркая да күчмиләр, пенсиягә чыкканчы озак еллар дәвамында намус белән туган авылларында хезмәт куя. Фәвис – рәссам, Фәһимә киномеханик һәм хат ташучы булып эшли. Әмма уртак тормышта иң төп казанышлары – ул тату һәм нык гаилә! 

 Төхвәтуллиннар ике бала тәрбияләп үстерә. Уллары Зөфәр Туймазы районында электрик булып эшли, кызлары Фәридә – авыл Советында 18 елдан артык эшләр идарәчесе. Сөбханаллаһ, бәхетле картәти һәм картәнинең дүрт оныгы бар. Аларга  ишекләр һәрвакыт ачык, биредә нәни кунакларны һәрвакыт җылы гаилә учагы көтә.

Илле елдан артык бергә
Илле елдан артык бергә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: