Барлык яңалыклар
Замандаш
25 март , 09:37

Илгиз Әхмәтов Лермонтов медаленә лаек булган

Илеш районында яшәп иҗат итүче даими авторыбыз Илгиз Әхмәтовны чираттагы әдәби җиңүе белән тәбрик итәбез!

Илгиз Әхмәтов Лермонтов медаленә лаек булган
Илгиз Әхмәтов Лермонтов медаленә лаек булган

Русия язучылар союзының Лермонтов медале — аның унынчы бүләге. Бу медаль шагыйрь М. Ю. Лермонтовның тууына 210 ел тулуга багышланган. Ул 2023 елның "Ел язучысы" әдәби премиясе номинантларына һәм әдәбиятны үстерүгә зур өлеш кертүче шәхесләргә тәгаенләнгән.
"Бүләкне тантаналы рәвештә Мәскәү хөкүмәте йортында тапшырырга тиеш иделәр, — ди Илгиз Тимерзаһит улы. — Әмма "Крокус Сити Холл"дагы теракт сәбәпле башка урында бүләкләделәр. Конкурсларда катнашуымның сәбәбе — Башкортстан әдәбиятын ил күләмендә таныту, гомум әдәби барышта катнашу".

Илгиз Әхмәтов, нигездә, рус телендә телендә иҗат итә. Проза һәм поэзиядә актив эшли, байтак әсәрләре хәрби-патриотик темага багышланган.

Илгиз Әхмәтов Лермонтов медаленә лаек булган
Илгиз Әхмәтов Лермонтов медаленә лаек булган
Илгиз Әхмәтов Лермонтов медаленә лаек булган
Илгиз Әхмәтов Лермонтов медаленә лаек булган
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: