Барлык яңалыклар
Замандаш
17 март , 10:30

СВОда катнашучы тавыш бирде

Ялга кайткан яугирләр сайлауда катнаша.

СВОда катнашучы тавыш бирде
СВОда катнашучы тавыш бирде

Махсус хәрби операциядә катнашучы “Колган” позывнойлы яугир кыска вакытлы ялга кайткан булган.  Һәм ул Русия Президентын сайлауда катнашырга өлгергән. Гражданлык бурычын үтәп, сайлау участогына килеп, үз тавышын  биргән.  

Чыганак һәм фоточыганак: Уфа шәһәренең Октябрь районы матбугат хезмәте.

Шулай ук Иглин районында сайлауның беренче көнендә үк махсус хәрби операция катнашучысы килеп тавыш биргән. Ул да кыска вакытлы ялга өйгә кайткан булган. «Шөпшә» исемле кушаматлы сугышчы мөһим вакыйгадан читтә кала алмаган. Сайлауларга ул хатыны һәм улы белән бергә килгән.

Чыганак: БСТ.

***

Бүген, ягъни 17 мартта, Русия Президентын сайлауларның өченче көне башланып китте.

Иртәнге 8:00 сәгатьтә Башкортстан республикасында 3308 сайлау участогы эш башлады. Алар 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

#ВыбираемПрезидента

#Башкортостан

#БашВыбор2024

СВОда катнашучы тавыш бирде
СВОда катнашучы тавыш бирде
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: