Барлык яңалыклар
Замандаш
9 февраль , 12:25

Татар бүлеге магистранты – Русия Президенты Гранты иясе!

Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы магистранты Ләйсән ЙОСЫПОВА Русия Президенты Грантына лаек булды.

Татар бүлеге магистранты – Русия Президенты Гранты иясе!
Татар бүлеге магистранты – Русия Президенты Гранты иясе!

– Мондый югары дәрәҗәдәге Грант алу алга таба фәнни-тикшеренү эшчәнлеген дәвам итәргә, үз көчләремә ышанырга һәм ирешелгәннәрдә тукталмаска өйрәтте, – ди Ләйсән.

Магистрант фәнни эшчәнлек белән актив шөгыльләнә, халыкара, бөтенрусия, Республика фәнни-гамәли конференцияләрендә, олимпиадаларда, конкурсларда катнаша, призлы урыннар ала. Бүгенге көндә ул – 53 фәнни мәкалә авторы.

Узган уку елында Ләйсән татар телен нульдән башлап өйрәнү өчен «Сәлам!» мобиль кушымтасын төзеп, «Университет технология эшкуарлыгы платформасы» федераль проекты кысаларында уздырылган «Студентлар стартапы» конкурсында 1 миллион сумлык грант отты. Моннан тыш, 2023/2024 уку елында Уфа университетының профессор Лев Григорьевич Бараг исемендәге стипендиясенә лаек булды. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры карарына ярашлы, 2021 елда ул туган телләрне өйрәнүдәге казанышлары өчен бөек мәгърифәтче-шагыйрь Мифтахетдин Акмулла исемендәге стипендия белән бүләкләнгән иде. 2022 елда исә Ләйсән Йосыпова Башкортстан Башлыгы стипендиясенә лаек булды. Ләйсән – Владимир Потанин фондының 2023/2024 стипендия программасы финалисты.

Ләйсән Рәмзил кызы ЙОСЫПОВА (Катиева) чыгышы белән Татарстанның Ютазы районы Бәйрәкә-Тамак авылыннан. Күрше Иске Каразирек урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлау белән, ул, Казан тарафларына карамыйча, документларын Башкорт дәүләт университетының филология факультетындагы татар-рус бүлегенә тапшыра. Һәм отылмый! 2023 елда ул “Педагогик белем бирү (татар теле һәм әдәбияты, рус теле)” белгечлеге буенча бакалавриатны кызыл диплом белән тәмамлап, татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы каршындагы магистратурага укырга керде. Фәнни җитәкчесе – филология фәннәре кандидаты, доцент, татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Ильмира Фәргать кызы Зарипова.

Талантлы студентыбызга яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,

Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты.

Фото: https://uust.ru

Татар бүлеге магистранты – Русия Президенты Гранты иясе!
Татар бүлеге магистранты – Русия Президенты Гранты иясе!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: