Барлык яңалыклар
Замандаш
6 декабрь 2023, 23:01

Нурулла Гариф: Кешене олылап та кечерәйтеп була

Күңел иркенлеге табигый иркенлектән киңрәк.

Нурулла Гариф: Кешене олылап та кечерәйтеп була
Нурулла Гариф: Кешене олылап та кечерәйтеп була

Акыл алу, акыл сатуга караганда, очсызракка төшә.

* * *

Халыкның тарихи хәтере кыска булса, гомере дә озын булмый.

* * *

Татар түрәләре бозылса да исләнми...

* * *

Сарык булсаң, көтүчеләр дә, үзеңнән көлүчеләр дә табыла ул.

* * *

Кешелек дөньясын нинди итеп күрәсең килә – шундый бул.

* * *

Үткәннәрне белмәүчеләрне киләчәктә онытачаклар.

* * *

Татарның тарлыгы да, барлыгы да үзеннән тора.

* * *

Өч тиенлек дөньяда яшәүчеләр арасында бер тиенлек бәһа алмаучылар да бар.

* * *

Үз тарихын белмәүчеләр читләр тарихын өйрәнә...

* * *

Дин – денсезлектән, тел илсезлектән саклый.

* * *

Кешене олылап та кечерәйтеп була.

* * *

Дөнья көтәбез, ләкин көтүчеләре без түгел.

* * *

Һәр авылның, үз тилесенә карап, үз бәһасе була.

* * *

Дөньясына ачулы булсаң да, үчле булма.

* * *

Таш атканга аш атма, таш та атма.

* * *

Сөйләшим дисәң, авыз чайкарлык сүз табыла инде ул...

* * *

Күңел иркенлеге табигый иркенлектән киңрәк.

* * *

Тән вакытлыча ымсындыра, күңел тартуы – мәңгелек.

 

Фото: sptatar.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: