Барлык яңалыклар
Замандаш
29 август 2023, 21:42

74 яшьтә балет биеп буламы?

Уфада яшәүче Флария Парфентьева ике ел элек балет белән шөгыльләнә башлаган. Аңа ул вакытта 72 яшь булган.

74 яшьтә  балет биеп буламы?
74 яшьтә балет биеп буламы?

Әлбәттә, Флария спорт белән яшьтән үк дус булган. Әтисе кушуы буенча бала чактан даими  физзарядка ясаган, 13 яшьтә гимнастика, аннан чаңгы, волейбол, бал биюләре белән мавыккан. Кияүгә чыгып балалар табып үстергәч, бу шөгылен онытып торган. Хезмәт иткән һөнәренә  килгәндә, ул виация институтын тәмамлап заводта программист булып эшләгән.

Шулай да ул гомер буе балет артистларына сокланып яшәгән. 2021 елда Уфада өлкәнрәк яшьтәге кызлар өчен балет студиясе ачылгач ул “72 яшьлек кызларны аласызмы?” дип килгән. Аңа төркемдә бер өлкән яшьтәге биюче булуын әйтеп, чакырып калганнар. Шуннан Флария тырышлыклар белән берничә елда пуанты дип аталган махсус аяк киемендә аяк очында торырга өйрәнгән. (Бу пуантага басу дип атала). Быел Русия күләмендә узган бию бәйгесендә икенче урынны алып кайткан. Ул чарада 100 биюче катнашкан.

Флария Парфенова иртәнге 7дә тора, кичке 12дә йокларга ята. Телевизор карамый. Хәбәрләрне ара-тирә Интернеттан гына күзәтеп ала.

 

Фото Флария Парфентьеваның социаль челтәрдәге битеннән алынды.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: