Барлык яңалыклар
Замандаш
16 август 2023, 11:02

"Урал батыр"ны кем иң оста укый?

16-18 августта Бөрҗәндә “Урал батыр” эпосын иң яхшы башкаручылар ачыкланачак.

"Урал батыр"ны кем иң оста укый?
"Урал батыр"ны кем иң оста укый?

 “Урал батыр” эпосын башкаручыларның 25нче юбилей конкурсы азагына якынлашты. Конкурсның йомгаклау этабы 16-18 августта Бөрҗән районында  уза.

Быел бәйге төбәкара  статусына күтәрелде. Башкортстан Республикасы укучыларыннан тыш, конкурста Чиләбе һәм Оренбург өлкәләре балалары катнаша.

Конкурс ике турда уза:

1 тур -- «Урал батыр» эпосын яттан уку; биредә конкурсның зона этаплары җиңүчеләре һәм призерлары ярыша; алар -- балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, көллиятләрдә укучылар һәм студентлар (57 кеше); 

2 тур -- «Урал батыр» эпосы һәм башка эпик әсәрләр буенча инсценировкалар күрсәтү; анда 19  районнан һәм 3 шәһәрдән 25 фольклор коллективы чыгышы көтелә.

18 августта “Шүлгән-Таш” тарих-музей комплексында конкурсны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак.

Конкурсны уздыру барышы белән танышу өчен сылтама: https://bash-mir.ru/konkurs-ural-batyr.

Чыганак: Башинформ.

"Урал батыр"ны кем иң оста укый?
"Урал батыр"ны кем иң оста укый?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: