Барлык яңалыклар
Замандаш
6 июль 2023, 23:35

Әнвәр Нургалиев туганының үлеменә китерүчегә 10 ел яный

Әнвәр Нургалиев социаль челтәрдә “Виновнику — гореть в аду”, — дип язып куйган иде.

Әнвәр Нургалиев туганының үлеменә китерүчегә 10 ел яный
Әнвәр Нургалиев туганының үлеменә китерүчегә 10 ел яный

Күптән түгел популяр җырчы Әнвәр Нургалиевның икетуган сеңлесе Диана Сәфәрова фаҗигале рәвештә вафат булган иде.

Диана “Хонда Цивик” автомобилендә төнгә таба Чишмә бистәсендә авариягә тарыган иде. Аның машинасы коймага килеп бәрелү нәтиҗәсендә ул вафат булды. Һәлакәт видеокамерага да эләккән. Анда Диананың машинасын узып икенче машинаның аның юлын кисүе төшкән.

Бу хәлдән соң Әнвәр Нургалиев социаль челтәрдә “Виновнику — гореть в аду”, — дип язып куйган иде.

Башкортстанның Чишмә районы суды үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәтендә гаепләнүченең өй арестын озайтты. Гаепләнүче бу карар белән килешә. 36 яшьлек Вадим Л. авария вакытында исерек булган, шуңа күрә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган һәм бәрелүгә юл куйган.  Фаҗигадә гаепле кешегә 10 ел төрмә яный.

Диананың өч кечкенә баласы калды, хәзер аларны мәрхүмәнең әти-әнисе тәрбияли.  

 

Фото: Ufa.1ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: