Барлык яңалыклар
Замандаш
10 июнь 2023, 22:20

"Тукай моңнары" иң яхшылардан

"Хатын-кыз бәхете территориясе" форумында Башкортстан татар милли-мәдәни мохтариятенең "Тукай моңнары" проекты диплом белән бүләкләнде.

"Тукай моңнары" иң яхшылардан
"Тукай моңнары" иң яхшылардан

Башкортстанның татар милли-мәдәни мохтарияте башкарма директоры Альбина Хәлиуллина әйтүенчә, «Тукай моңнары»/«Тукаевские напевы» сәнгатьле укучылар бәйгесе инде дистә елдан артык оештырыла. Аныж географиясе елдан-ел киңәя. 2023 елда бәйге  Русия күләмендә узган.

Проект Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, Башкорт дәүләт педагогия университеты, Башкортстан халыклары дуслыгы йорты ярдәмендә тормышка ашырыла һәм укучылар, укытучылар арасында популяр булып китте.

«Хатын-кызлар бәхете территориясе» форумы  кысаларында 2021 елда хупланган һәм 2021-2022 елда гамәлгә ашырылган 25  проектны бүләкләү тантанасы булды. Иң яхшы дип танылган проектлар диплом һәм статуэткалар белән бүләкләнде.

"Иң яхшы социаль проект" номинациясендә "Тукай моңнары" конкурсы җиңеп чыкты. 

 

"Тукай моңнары" иң яхшылардан
"Тукай моңнары" иң яхшылардан
"Тукай моңнары" иң яхшылардан
"Тукай моңнары" иң яхшылардан
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: