Барлык яңалыклар
Замандаш
22 ноябрь 2022, 20:06

Чүптән дә йорт төзеп була

Акча чыгармый гына өч катлы йорт төзегән архитектордан күршеләре йортын сүтүен таләп итә.

Чүптән дә йорт төзеп була
Чүптән дә йорт төзеп була

Нефтекама шәһәрендә яшәүче 57 яшьлек Ришат Миңлегалиев балачактан ук дворяннар, аристократлар турында китаплар укып үсә һәм үзе дә башкаларның һушын алмалы гадәти булмаган йорт салырга хыяллана. Максатын тормышка ашыру өчен ул Уфа нефть-техник институтының архитектура-төзелеш факультетын тәмамлый. Нефтекама читендәге бакчачылар ширкәтеннән дүрт сутый җир сатып ала. Иң авыры – төзелеш материаллары юнәтү була, шуңа күрә ул кирәк-яракны чүплекләрдән җыя башлый. Иске тәрәзәләр, ишекләр, такталар, башка төр төзелеш калдыклары җыя. Аларны ул үзенең иске “Волга” машинасы белән ташый. Архитектор алардан мансарда белән өч катлы йорт төзеп керә.

Ләкин аның шатлыгы күршеләренә кайгыга әверелә. Алар бу йорт архитектура кануннарына каршы килә, җимерелүе, янгын чыгуы ихтимал дип исәпли. Әлеге йорт тирә-якны ямьсезли диючеләр дә бар. Күршеләре архитекторның йортын сүтүен таләп итә.

Ришат Миңлегалиев мондый сәер йорт төзегән беренче кеше түгел. Уфада бер кеше телевизор кинескопларыннан йорт төзеп кергән иде. Курск өлкәсендә – шешәдән, Якутскида тимер-томырдан йорт төзү очраклары булды.

 

Фото: NEXT-TV

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: