Барлык яңалыклар
Замандаш
23 октябрь 2022, 23:33

Ике кулсыз калган малай аяклары белән рәсем төшерә башлаган

Узган елны Туймазы районының Балтай авылында яшәүче малай футбол уйнаганда кулларын югалткан иде.

Ике кулсыз калган малай аяклары белән рәсем төшерә башлаган
Ике кулсыз калган малай аяклары белән рәсем төшерә башлаган

Узган елны Туймазы районының Балтай авылында яшәүче малай футбол уйнаганда кулларын югалткан иде. Исегезгә төшерәбез, ул малайлар белән футбол уйнаганда тубы ачык трансформатор будкасында  тыгылып кала. 10 яшьлек Илназ  аны алырга уйлап будкага тотыну белән ток суга.  5 меңнән 10 меңгә кадәр вольт ток нәтиҗәсендә ул кулларын яндырып аңын югалта. Әлеге хәлләрдән соң аның кулларын кисәргә туры килә. Мәктәп укучысына күп нәрсә аша үтәргә, кулларын җилкәгә кадәр кисү һәм тире күчереп утырту буенча алты катлаулы операциягә түзәргә туры килә. Әмма Илназ барысына да түзә, аңа гаиләсе, шулай ук Русиядән генә түгел, дөньяның башка илләреннән дә битараф булмаган кешеләр рухи ярдәм итеп торды.

Хәзер бала рәсем ясый башлаган. Ул  аягы белән төшерә. Социаль челтәрдәге  битендә аның әти-әнисе баланың уңышлары белән уртаклаштылар. Аны караучылар баланың бик матур картиналар ясавын һәм аның таланты барлыгын билгели.

Фото: Илназ ДӘҮЛӘТОВның социаль челтәреннән.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: