Барлык яңалыклар
Замандаш
4 июль 2022, 20:51

Уфа кызы Эльбрусны яулады

Вероника Зарипова Башкортстаннан Эльбрусны яулаган беренче хатын-кыз. Үсмер чагында ул хәтта мәктәптә физкультура дәресенә йөрмәс өчен төрле юллар белән медицина белешмәләре дә алган. Әмма ире белән 2016 елда бергә Ирәмәлгә сәфәр кылганнан соң тауларга тартыла башлаган.

Уфа кызы  Эльбрусны яулады
Уфа кызы Эльбрусны яулады

Уфа кызы Вероника Зарипова беркайчан да спортның нинди дә булса төре белән җитди шөгыльләнә башлаячагын күз алдына да китермәгән булган. Үсмер чагында ул хәтта мәктәптә физкультура дәресенә йөрмәс өчен төрле юллар белән медицина белешмәләре дә алган. Әмма ире белән 2016 елда бергә Ирәмәлгә сәфәр кылганнан соң тауларга тартыла башлаган.

Ирәмәлне яулаганнан соң, Вероника ирешелгәннәрдә тукталып калмаска булган һәм Эльбруска менү максатын куйган. Моның өчен уку лагеренда әзерлек узган, альпинизмга укып кирәкле нормативларны тапшырган.

– Палаткаларда бишәр кеше йокладык. Һава торышыннан да уңмадык: температура -25° һәм буран булды. Әмма, бернигә карамастан, без шулай да югарыга күтәрелдек, – дип искә ала Вероника. – 7300 биеклеккә күтәрелгәч Айдар Галимов җырына биедем. Тауларда төнлә аерым хисләр туа. Мондый биеклектә болытлар аяк астында, башка планетадагыдай буласың! Беренче 15-20 минут, әлбәттә, еладым.

Вероника Зарипова Башкортстаннан Эльбрусны яулаган беренче хатын-кыз.

 


Вероника Зарипова фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: