Барлык яңалыклар
Замандаш
20 июнь 2022, 22:28

Марат КӘРИМОВ. Утырып уйлар уйладым (3)

Пегасның, ат икәнен белсәләр, итчеләр аны күптән суеп колбаса ясарлар иде.

Марат КӘРИМОВ. Утырып уйлар уйладым (3)
Марат КӘРИМОВ. Утырып уйлар уйладым (3)

* * *

Акчалынын кулы уйный,

Акчасызның күзе уйный.

 


* * *

Ирдән аерылган хатын. Өч-дүрт яшьлек малае бар. Ул әнисе янына килеп йөргән һәр ирдән:

– Син минем әтиемме? – дип сораша.

Юк, атасын табалмастыр мескен бала.

 


* * *

Бер әби хәерчегә, аны кызганып, аягыннан читеген салып бирде.

– Көлеп торган сары читек биреп чыгардым үзенә. Бүген базарга барсам, шуны сатып тора, юньсез! Ишшү аны миңа тәкъдим итә.

Хәер сорашкан һәркем хәерче түгел икән.

 


* * *

Табиб пациентны карый-карый да куркыныч диагнозын куя:

– Сезгә бер тамчы да эчәргә ярамый. Бавырыгыз шешкән: цирроз!

Язучы Ф. моннан соң хәмерне авызына да алмас була.

Ярты елдан соң курортка барырга кирәк булгач, икенче табибка күренә. Анысы бернинди дә цирроз тапмый.

Сер чишелә. Баксаң, хатыны элекке табиб белән алдан сөйләшеп куйган икән. Эчкечелектән биздерүнең төрле ысуллары бар шул.

 


* * *

Пароходта экскурсия. Журналист пассажирлардан интервью ала. Берәүләр:

– Экскурсия әйбәт үтте. Сырага тилмертмәделәр, — дип җавап бирә өлкән яшьтәгеләр.

– Бөтен шартлар бар, – дип җавап бирә яшьләр.

Һәркем матурлыкны яшенә карап таба шул.

 


* * *

Пегасның, ат икәнен белсәләр, итчеләр аны күптән суеп колбаса ясарлар иде.

 


Фото: Мунир ВАФИН.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: