Барлык яңалыклар
Замандаш
13 гыйнвар 2022, 17:57

10 бала анасы булды!

Бүген бала табып үстерүне “роскошь” дип санаучылар бар.

10 бала анасы булды!
10 бала анасы булды!

Минем туган авылымда – Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылында бер герой ана бар иде. Исемен хәтерләмим, фамилияләре Сәлимовлар иде. Нигә фамилиясе истә, чөнки минем сыйныфта Сәлимов Заһир укыды. Бер кызлары энекәш белән бер сыйныфка туры килде. 10 бала һәр сыйныфка диярлек сибелеп чыккан иде. Байлар түгел иде, ләкин бер балалары да ач-ялангач булмады. Бүген бала табып үстерүне “роскошь” дип санаучылар бар. Чыннан да,  балалар бакчасы табу, анда түләү, мәктәптә репетиторга йөртү һәм башка йөзләрчә чыгымнар. Балалар киемнәренең зурларныкыннан да кыйммәт икәнен дә искә алсаң, чыннан да, күп бала табу бик чыгымлы килеп чыга. Ә менә ул чыгымнардан курыкмаучылар да бар. Башкортстанның Ишембай районының Әхмәр авылында яшәүче Марина Якимова 10нчы баласын тапкан. Ә аңа нибары 33 яшь.

Марина һәрвакыт зур һәм тату гаилә турында хыялланган, үзе алты бертуган һәм сеңелләре арасында үскән. Хәзер аның 5 кызы һәм шулкадәр үк улы бар.

 

Фото: Ирина ВАХОНИНА.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: