Барлык яңалыклар
Замандаш
13 сентябрь 2021, 13:00

Путин Хәбировны орден белән бүләкли

Александр Невский ордены нинди  казанышлар өчен бирелә?

Путин Хәбировны орден белән бүләкли
Путин Хәбировны орден белән бүләкли

Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировны Александр Невский ордены белән бүләкләде. Бу хактагы  указ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.

Республика җитәкчесе  “Башкортстан республикасының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен” бүләкләнде, диелә документта.

Белешмә. Александр Невский ордены белән дәүләт хезмәте вазыйфаларын биләүче дәүләт төзелеше эшендә Ватан алдындагы аерым шәхси казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәте һәм хезмәт вазыйфаларын башкарганда, Русиянең халыкара абруен ныгыту эшендә, илнең оборона сәләтен ныгытуда, икътисад, фән, мәгариф, мәдәният, сәнгать, сәламәтлек саклау һәм башка казанышлар өчен, шулай ук икътисадның төрле тармакларында, фәнни-тикшеренү, социаль-мәдәни, мәгариф һәм башка иҗтимагый файдалы эшчәнлектә югары шәхси казанышлары өчен  Русия Федерациясе гражданнары бүләкләнә.

 

Фото: rb7.ru

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: