ХУШ КИЛӘСЕҢ!
Кыш Бабай, хуш киләсең,
Энҗе туның кигәнсең.
Ак чәчкә бәйләмнәрен
Бар дөньяга элгәнсең.
Яшең синең мең икән,
Юмарт бабай син икән.
Бүләк төяп килдең син,
Һәммәбезгә бирдең син.
Кулыбыздан җитәкләп
Киләчәккә әйдисең:
“Кыштан туйсаң – язлар бар,
Язлардан соң – җәй”, – дисең.
Көтеп алдык без сине,
Ёлкада биючене.
Инде күрсәт улыңны –
Япь-яшь Яңа елыңны.
Ел үзеңдәй уң булсын,
Дөнья имин, мул булсын.
Учакта ут сүнмәсен,
Йөрәктә җыр дөрләсен!
ҖЕГӘРЛЕ КЫШ БАБАЙ
– Урамнарны кар баскан,
Себер, зинһар, Кыш бабай.
Уйнар идек бергәләп.
Син бит безнең дус бабай?
– Була! – диде Кыш бабай,
Эш башлады сызгырып.
Озын себерке тотып,
Кар бураны туздырып.
Көннәр буе себерде,
Төнлә генә туктаган.
Дөнья тып-тын. Кыш бабай,
Арып, таңда йоклаган.
Иртән урамга чыккач,
Тел шартлаттык беркавым –
Сөендереп Кыш бабай
Өйгән безгә кар тавын.
Рәхәтләнеп шул таудан
Төшәбез шуып кына.
Битләрне чеметкәли
Шаяртып суык кына.
КЫШ КИЛГӘЧ
Ап-ак кышны ак бәхеттәй
Күреп каршылый йөрәк.
Агачлар ак шәл ябынган,
Шук кызлар кебегерәк.
Җемелди кар – энҗе-мәрҗән
Яңа ел бизәгедәй.
Тик суык җелеккә үтә,
Йөрәгем түзә генә.
Бар тирә-як шылт та итми,
Утыра тыныч кына.
Кар тавын салып иңенә
Агыла болыт кына...
Фото: https://ru.freepik.com/