Барлык яңалыклар
Тузганак
11 декабрь 2023, 18:26

Земфир АХЪЯРОВ. Кышкы шигырьләр

Ләләгә кичә Ике яшь тулды. Тунын кидергәч, Туп кебек булды.

Земфир АХЪЯРОВ. Кышкы шигырьләр
Земфир АХЪЯРОВ. Кышкы шигырьләр

Ләләгә кичә

Ике яшь тулды.

Тунын кидергәч,

Туп кебек булды.

 

Беренче карны

Чыкты күрергә,

Нинди икәнен

Тизрәк белергә.

 

Менә ул нинди,

Ак кына үзе.

Артымнан кала

Итекнең эзе.

 

Егылам дисә –

Тота әбисе.

Борыны сизде

Салкын кар исен.

 

Әбисе карны

Ләләгә бирде

Ах, өшеттерә,

Юк булды үзе.

 

Әбисе белән

Бик рәхәт тышта.

Әнә, агачка,

Кунды бер кош та.

 

Җил дә, очынчык,

Битен сыйпады.

Керергә вакыт –

Күрделәр карны.

Данис һәм туп

Данис уйный туп белән,

Тик туп менә юк булган.

Әй, тупны эзли Данис,

Ә ул ак карга чумган!

 

Эзли-эзли табалмый

Арыды, хәлдән тайды.

Тупны эте – “Актүш”е

Ак карга чумып алды.

Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.

Земфир АХЪЯРОВ. Кышкы шигырьләр
Земфир АХЪЯРОВ. Кышкы шигырьләр
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: