Барлык яңалыклар
Тузганак
6 декабрь 2023, 11:19

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Кар шары. Хикәя

Күпме көч сарыф итеп ясалган кар шарын төнлә белән кемнәрдер ватып, изгәләп киткәннәр иде.

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Кар шары. Хикәя
Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Кар шары. Хикәя

Менә ничә көн инде бакча балалары тышка уйнарга чыга алмый. Бу арада бертуктаусыз карлы яңгырлар ява. “Көзнең китәсе килми, елый,” –  ди тәрбияче апалары.

Бүген төнлә кинәт кенә салкынайтып җибәрде. Иртәнгә таба бераз җылытып, җепшек кар ява башлады. Бөтен тирә-як күзне чагылдырырлык аклыкка чумды. Кар явуы туктагач, тәрбияче балаларны мәйданчыкка алып чыкты. Алар шундук кар йомарлап бәрешергә, йөгерергә, шаярырга тотындылар.

Ризван Кар бабай ясамакчы булды. Куллары белән кыскалап кар йомарламы ясады да, җепшек кар өстенә куеп, тәгәрәтә башлады. Кар катламы әлегә юка булганлыктан, аның артыннан кара юл сузылып барды.

Менә кар йомарламы зурая башлады: башта туп хәтле, аннары өреп кабарткан шар кадәрле булды. Бераздан, этәргә көче җитми башлагач, иптәшләрен чакырды. Күмәкләшеп  кар шарын тегеләй-болай тәгәрәтеп йөртергә тотындылар. Балалар арып туктаганда  мәйданчыкта кара җир генә калган, ә кар шары Ризваннан да биегрәк булып киткән иде. Балалар юеш бияләйләре белән сыпырып шарны шомарттылар. Ризван шар өстенә менеп утырмакчы булган иде дә, булдыралмый кире шуып төште. Башкалар да аяк тыбырчындырудан уза алмады. Ул арада ашар вакыт та җитте.

Икенче көнне Ризван бакчага беренче булып килде. Уе – абыйсы өйрәткән буенча йөгереп килеп, кар шарына менеп утыру һәм шул халәттә иптәшләрен каршылау иде. Капкадан керүгә Ризванның күзләрен яшь пәрдәсе каплады, аяклары атламас булды.

Күпме көч сарыф итеп ясалган кар шарын төнлә белән кемнәрдер ватып, изгәләп киткәннәр иде.

Фото: https://ru.freepik.com

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Кар шары. Хикәя
Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Кар шары. Хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: