Барлык яңалыклар
Тузганак
26 декабрь 2022, 10:42

Алсу СОЛТАНОВА. Кышкы аклык

Ә җир өсте ап-ак кар! Җирдә, урман-тауларда, ялан-кырларда энҗе кардан өрфиядәй юрган ябылган.

Алсу СОЛТАНОВА. Кышкы аклык
Алсу СОЛТАНОВА. Кышкы аклык

Кыш шундый матур! Кайсы тарафка күз салсаң да, мамыктай аклык күз явын алып тора. Бу аклыктан күзләр чагыла. Чын хозурлык! Тирә-якта – моңлы тынлык, сихри манзара. Шушы гүзәллекне бозудан кыенсынгандай, кошлар да тыелып кына салмак һәм тыныч кына аваз сала. Аларның тавышы аклык дөньясына үзгә бер ямь өсти.

Күк йөзе тыныч, болыт әсәре бөтенләй күренми. Күкнең зәңгәрлеге ак карга зәңгәрсу нур өстәп, әйләнә-тирәне тагын да күркәмли. Һавада илаһилык: әкияти сихри хисләр күңелне җилкендереп, күкләргә күтәрә, әллә кайларга ашкындыра, җиде диңгез кичәрдәй, Каф тауларына менәрдәй көч-дәрт бирә...

Ә җир өсте ап-ак кар! Җирдә, урман-тауларда, ялан-кырларда энҗе кардан өрфиядәй юрган ябылган. Исәпсез-хисапсыз нәфис кар бөртекләре Җир-анабызны назлы кочагына алган да, бала юаткандай иркәләп һәм назлап, аның колагына серле догаларын пышылдый. Шул догалар дөнья иминлеген саклый, кешеләргә үгет-нәсыйхәт бирә, күңелләренә  сафлык иңдерә. Адәм балалары да изге күңелле булсын, ак хыялларга омтылсын иде, дип тели шикелле.

Алсу СОЛТАНОВА,

Дүртөйле шәһәре 1 нче урта мәктәбенең IX сыйныф укучысы.

Фото: https://ru.wikiquote.org/wiki

Алсу СОЛТАНОВА. Кышкы аклык
Алсу СОЛТАНОВА. Кышкы аклык
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: