

Кайчак архивтагы саргайган бер генә фоторәсем дә калын-калын китаплар сөйли алмаган тарихны ачып сала. 1947 елда Кандра районының «Кызыл Каран» авыл хуҗалыгы әртилендә төшерелгән бу фотосурәт тә нәкъ шундыйлардан.
Карап торышка – гадәти генә эш мизгеле. Колхозчылар ындыр табагына китерелгән ашлыкны үлчиләр. Ат җигелгән арбалар әле генә басудан кайтып җиткән, капчыклар рәткә тезелгән. Әмма бу тыныч күренеш артында сугыштан соңгы елларның гаять авыр хезмәте, кешеләрнең түземлеге һәм өмете ята.
Фотода өч буын игенчеләренең бергә эшләве аеруча игътибарны җәлеп итә. Алгы планда – Бөек Ватан сугышы ветераны, орденлы колхоз белгече. Аның кыяфәтендә әле кичә генә фронт юлларын үткән офицер ныклыгы сизелә. Янәшәсендә – яралану сәбәпле демобилизацияләнгән яшь солдат, хәзер инде үлчәүче булып хезмәт итә. Ә уң якта – ашлык саклагычында исәп алып баручы өлкән буын вәкиле. Сугыш елларында тылның бөтен авырлыгын иңендә күтәргән кешеләрнең берсе ул.
Фотосурәтнең арткы өлешендә исә колхозчылар үлчәнгән капчыкларны иңнәренә күтәреп амбарның икенче катына ташый. Ул елларда бернинди күтәрү техникасы да юк диярлек. Бөтен эш – кеше җилкәсендә. Әмма беркем зарланмый. Чөнки һәр капчык икмәк – илнең киләчәге, тыныч тормышның нигезе.
1947 ел – ил өчен дә, авыл өчен дә җаваплы чор. Сугыш тәмамланганга ике генә ел узган. Ир-егетләрнең күбесе әле генә фронттан әйләнеп кайткан, күп гаиләләр якыннарын югалту кайгысын кичерә. Шулай да авыл халкы бөтен көчен басуга юнәлтә. Илгә икмәк кирәк, шәһәрләрне туендырырга, тормышны яңадан аякка бастырырга кирәк.
Бу кадрны күренекле совет фотожурналисты, «иске мәктәп» классикларының берсе Эдуард Песов төшергән. Бүген ул Россия дәүләт кинофото документлары архивында саклана һәм сугыштан соңгы авыл хезмәтенең тере шаһиты булып тора.
Әлеге фотосурәтнең кадере еллар узган саен арта бара. Чөнки анда кешеләр генә түгел, бөтен бер чорның рухы чагыла. Җиңүдән соңгы тормышның нинди хезмәт, нинди сабырлык һәм нинди көч белән яңадан корылганын искәртә ул.
Бүгенге буын өчен бу рәсем – тарих дәресе. Икмәкнең кадерен, хезмәтнең бөеклеген һәм авыл кешесенең фидакарьлеген онытмаска чакыручы кыйммәтле тарихи ядкәр.
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВның әдәби эшкәртүендә.