Тарих
23 Мая , 02:00

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Укытучы һәм фотограф – Җиңүне якынайткан ике язмыш

Бәләбәй районының Ирек авылына бәйле архив кадрлары сугыш еллары тарихын яңарта.

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Укытучы һәм фотограф – Җиңүне якынайткан ике язмышИрек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Укытучы һәм фотограф – Җиңүне якынайткан ике язмыш
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Укытучы һәм фотограф – Җиңүне якынайткан ике язмыш

Бөек Ватан сугышы елларыннан сакланып калган фотолар арасында кайберләре аеруча кадерле. Алар безгә коры саннарны түгел, ә тере кешеләр язмышын күрсәтә. Шундый кадрларның икесе Башкортстанның Бәләбәй районындагы Ирек авылы һәм шул ук исемдәге колхоз белән бәйле.

Беренче фотода – “Ирек” колхозы басуында тир түгүче башлангыч сыйныфлар укытучысы Н. Харитонова. Кулына урак тотып басуда төшкән бу рәсем сугыш елларындагы тыл тормышының символына әверелгәндәй. Ир-атлар фронтка киткәч, авылдагы бөтен авыр эш хатын-кызлар, укытучылар, яшүсмерләр өстенә төшә. Харитонова да мәктәптә балалар укыту белән беррәттән колхоз кырында хезмәт итә.

Сугыш чорында Ирек авылы халкы фронт өчен соңгы көчен салып эшли: иген игә, терлек карый, фронтка ярдәм җибәрә. Мондый авылларның хезмәте Җиңүнең ныклы терәге була.

Икенче фотода сурәтләнгән кеше – гади генә кызылармеец түгел, ә легендар фронт фотокорреспонденты Лотфулла Исхак улы Якубов (1904–1967). Ул 16 нчы гвардия кавалерия Чернигов Кызыл Байраклы дивизиясендә ТАСС фотохәбәрчесе була. Нәкъ менә ул данлыклы 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясенең оешу чорыннан башлап фронт көндәлеген фотосурәтләрдә теркәп бара.

Лотфулла Якубов 1941 елның декабрендә Уфаның Ленин районы хәрби комиссариаты тарафыннан армиягә алына. Сугыш елларында ул корал белән генә түгел, фотоаппараты белән дә көрәшә: фронттагы солдатларның көндәлек тормышын, һөҗүмнәрне, ял мизгелләрен һәм сугыш чынбарлыгын тарих өчен саклап калдыра. Батырлыгы өчен ул «За отвагу» медале һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Аның кадрлары бүген дә зур тарихи кыйммәткә ия. Фотограф үзе дә фронт юлын үтә, сугыш авырлыгын үз җилкәсендә татый. Шуңа күрә аның фотоларында ясалмалылык юк – анда окоп тормышының бөтен дөреслеге чагыла.

Бу ике фотосурәт – бер үк чорның ике йөзе. Берсе – тылдагы укытучы-хезмәткәр, икенчесе – фронттагы хәрби хәбәрче. Әмма икесен дә бер максат берләштерә: Ватанны саклау һәм Җиңүне якынайту.

Бүген мондый архив ядкәрләре аеруча кадерле. Алар безгә Ирек авылы кебек йөзләрчә татар авылларының сугыш елларындагы фидакарьлеген онытмаска ярдәм итә.

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВның әдәби эшкәртүендә.

Фотолар Мәскәүдәге Русия дәүләт кинофотодокументлар архивыннан алынды (саклану саны – 90324).

 

 

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Укытучы һәм фотограф – Җиңүне якынайткан ике язмыш
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Укытучы һәм фотограф – Җиңүне якынайткан ике язмыш
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Укытучы һәм фотограф – Җиңүне якынайткан ике язмыш
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Укытучы һәм фотограф – Җиңүне якынайткан ике язмыш
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас