Тарих
22 Мая , 01:35

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Бер фотода – чор язмышы

Сугыш елларында Бәләбәй районы Исмәгыйль авылы тормышын чагылдырган кадр һәм фронтовик Фәйзулла ЗӘЙДУЛЛИН тарихы.

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Бер фотода – чор язмышыИрек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Бер фотода – чор язмышы
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Бер фотода – чор язмышы

Кайчак бер генә фотосурәт тә тулы бер чор турында сөйли ала. Күптән түгел табылган архив фотосы нәкъ шундыйлардан. Анда – Бөек Ватан сугышының иң авыр еллары, тылдагы авыл тормышы, фронтка киткән ирләрне көткән гаиләләр язмышы чагыла.

1942 елда төшерелгән әлеге тарихи фотода почтальон М. Зинәтуллин Бәләбәй районы Исмәгыйль авылының «Үрнәк» колхозында яшәүче фронтовик хатыны Ф. Зәйдуллинага пособие тапшыра. Өстәл артында утырган гаилә әгъзаларының җитди карашлары, салкын авыл өенең гадилеге, балаларның тын калып өлкәннәрне күзәтүе – барысы да сугыш чоры мохитен тирән итеп җиткерә.

Фотосурәтнең авторы – фотограф В. Башкиров. Бүген фото Русия дәүләт кинофотоархивы фондларында саклана.

Әлеге кадрда телгә алынган фронтовик – Фәйзулла Зәйрулла улы ЗӘЙДУЛЛИН. Ул 1905 елның 26 сентябрендә дөньяга килгән. 1941 елның 13 августында мобилизацияләнеп, Архангельск шәһәрендәге Ак диңгез хәрби базасына җибәрелә. Анда 83 нче батальонның 47 нче укчы полкында хезмәт итә.

Сугыш еллары аның өчен дә зур сынау була. Әмма 1942 елның июнендә Фәйзулла Зәйрулла улы демобилизацияләнеп, туган авылы Исмәгыйльгә, «Үрнәк» колхозына әйләнеп кайта. Аннан соңгы тормышын авыл хезмәтенә багышлый. Ул 1989 елның 23 августында вафат була.

Бу фотога бүген караганда, без анда бер гаилә генә түгел, ә бөтен бер буынның сабырлыгын һәм ныклыгын күрәбез. Фронттагы солдатлар Җиңү өчен көрәшкәндә, тылдагы хатын-кызлар, картлар һәм балалар да ил язмышын үз җилкәләрендә күтәргән.

Мондый архив ядкәрләре – тарихның тере шаһитлары. Алар безгә Бөек Җиңүнең никадәр зур бәя белән яулануын онытмаска ярдәм итә.

      Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВның әдәби эшкәртүендә.

         Фотолар Мәскәүдәге Русия дәүләт кинофотодокументлар архивыннан алынды (саклану саны – 104085).

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Бер фотода – чор язмышы
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Бер фотода – чор язмышы
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Бер фотода – чор язмышы
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас