Барлык яңалыклар
Тарих
28 март , 10:08

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Гармунлы малай: бер фотосурәт тарихы

Озак вакыт фотосурәттәге малайның кем булуы билгесез кала. Тик соңрак аның язмышы ачыклана.

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Гармунлы малай: бер фотосурәт тарихы
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Гармунлы малай: бер фотосурәт тарихы

Кайчак бер генә фотосурәт тә тулы бер чорның рухын, кешеләрнең хис-кичерешләрен һәм хәтердә сакланган балачак мизгелләрен ачып бирә ала. Кандракүл авылыннан табылган «Гармунлы малай» дип исемләнгән иске фото да нәкъ шундый кадерле ядкарьләрнең берсе. Ул Туймазы шәһәрендә Ринат Мөхетдиновның шәхси архивында саклана.

1963 елның февраль аенда билгесез автор тарафыннан төшерелгән бу сурәттә гади авыл йорты сурәтләнә. Интерьеры бай да, зиннәтле дә түгел. Әмма иң мөһиме – анда бәхет бар. Кечкенә малай кулына гармун тоткан, аның йөзе якты, күзләрендә – кызыксыну, тынычлык һәм ышаныч. Бу – наз һәм кайгырту эчендә үскән бала карашы. Аның күңеле, кулындагы гармун кебек, уйный да, җырлый да кебек.

Малайның тәрәзәгә төбәлгән карашы да очраклы түгел. Ул – яктылыкка, киләчәккә омтылыш символы. Бу карашта өмет тә, көч тә, тормышка ышаныч та бар. Әлегә ул үз ишегалдында, казлар арасында, дус малайлар белән уйнап йөри. Әмма алда – зур тормыш юлы, яңа ачышлар һәм сынаулар.

Озак вакыт бу фотосурәттәге малайның кем булуы билгесез кала. Тик соңрак аның язмышы ачыклана. Сурәттә – Кандракүл авылында туып-үскән Зиннур Гашимов. Ул гаиләдәге иң олы бала була. Үзенчәлекле “фотосессия” узган йорт һәм бүлмә әле дә исән.Анда гаиләсе белән Зиннурның энесе яши.

Еллар узгач, без аны инде башка образда – гаилә башлыгы буларак күрәбез. 1983 елда төшерелгән икенче фотода Зиннур тормыш иптәше Гөлгенә ханым һәм балалары – кызы Зөлфия, улы Артур белән сурәтләнгән. Гашимовлар гаиләсе биш бала тәрбияләп үстерә – бу үзе бер тормыш батырлыгы.

«Гармунлы малай» – гади генә фотосурәт түгел. Ул – бер буынның балачагын, рухи байлыгын, киләчәккә ышанычын чагылдырган символ. Анда – авыл тормышының ихласлыгы, гаилә җылысы, кешенең эчке дөньясы чагыла.

Мондый сурәтләр безгә иң мөһим нәрсәне искәртә: бәхет өчен күп кирәкми. Балачакта ул – ата-ана җылысы, игътибар һәм күңел тынычлыгы гына.

Нәтиҗәдә, «Гармунлы малай» үткәннең гади бер мизгеле түгел, ә бүген дә йөрәкләрне җылытучы тере хәтер булып тора.

Автор фотолары.

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Гармунлы малай: бер фотосурәт тарихы
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Гармунлы малай: бер фотосурәт тарихы
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Гармунлы малай: бер фотосурәт тарихы
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас