Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган гыйльми форум әдипнең тууына 140 ел тулуга багышланды. Пленар утырыштан соң Фатих ӘМИРХАНның әле яңа Татарстан китап нәшрияты "табасыннан төшкән" алтытомлыгы киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.
Моннан соң галимнәр үз эшләрен дүрт секциягә бүленеп дәвам итте. «ХХ гасыр мәдәнияте контекстында Фатих ӘМИРХАНның әдәби һәм публицистик мирасы» дип аталган беренче секцияне Уфа университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Альбина Габит кызы ХӘЛИУЛЛИНА алып барды. Шунда ук аның Ф. Әмирхан салып калдырган традицияләрнең бүгенге әдәбиятта, аерым алганда, Айдар Зәкиев иҗатында күчемлелеген тикшергән доклады тыңланды.
«Бүгенге гуманитар фәндә Фатих Әмирхан» секциясендәге чыгышларны УФһТУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты Илдус Камил улы ФАЗЛЕТДИНОВ ачты. Аның әдип иҗатында фольклор традицияләрен анализлаган чыгышы онлайн рәвештә тыңланды. Кафедра укытучысы Дилбәр Данис кызы СӨЛӘЙМАНОВАның аннан соң яңгыраган «Ф. Әмирхан әсәрләрендә парлы һәм редупликатлы сүзләр лингвопоэтикасы" дип аталган чыгышы секция җитәкчесе профессор В.И. Рогачев тарафыннан югары бәяләнеп, авторга аны ВАК журналына тәкъдим итү тәкъдиме ясалды.
Гомумән, Уфа университеты делегациясе әлеге гыйльми җыенда Татарстаннан читтә яшәүче галимнәрдән иң зуры булды һәм Башкортстан татарларының гыйльми потенциалын тиешле югарылыкта күрсәтте.
Автор фотолары.