Барлык яңалыклар
Тарих
12 июнь 2025, 08:04

Татар бүлеге студентлары – “Алтын Урда”да!

Уфа университетының татар-рус бүлегендә белем алучы Регина ИСЛАМОВА белән Илдар РАХМАНОВ Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты оештырган җәйге мәктәп эшендә катнаштылар.

Татар бүлеге студентлары – “Алтын Урда”да!
Татар бүлеге студентлары – “Алтын Урда”да!

5 – 12 июнь көннәрендә Казан һәм Болгар шәһәрләрендә «Pax Tatarica: урта гасыр чыганаклары һәм тарихи контекст» VIII Халыкара Алтын Урда форумы узды. Гыйльми җыенда Русиянең 20 төбәгеннән һәм шулай ук Казахстан, Төркия, Мисыр, Марокко, Иран, Кытай, Япония, Франция, Канада, Әрмәнстан, Беларусьтан килгән 140тан артык белгеч катнашты.

Форум кысаларында яшь белгечләр өчен “Җучи олусы: тарихы, историографиясе һәм гыйльми чыганаклары” дип аталган җәйге мәктәп оештырылды. Анда төрле илләрдән һәм Русия төбәкләреннән килгән аспирантлар, магистрантлар, студентлар күренекле галимнәрнең чыгышларын тыңлап кына калмады үзләренең беренче эш нәтиҗәләре белән дә уртаклашты.

Башкортстан вузларыннан биредә Уфа Фән һәм технологияләр университеты Гуманитар һәм социаль фәннәр институты Ватан филологиясе югары мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты, рус теле белгечлеге буенча белем алучы ике студент катнашты. Бу икеләтә шатлыклы, чөнки республиканың бүтән бер генә югары уку йорты да әлеге дәрәҗәле җыенга чакыру алмады.

V курс талибәсе, Илеш районының Сеңрән авылы кызы Регина ИСЛАМОВАның чыгышы “Алтын Урда чоры татар дастаннары: чагыштырма анализ” дип аталды. II курс талибы, Миякә районының Сатый авылы егете Илдар РАХМАНОВ исә “Татар фольклорында Алтын Урда тарихы чагылышы” темасына чыгыш ясады. Ике докладчы да филология фәннәре кандидаты, доцент, Уфа университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ җитәкчелегендә әзерләнде.

Гыйльми җыен яшьләр өчен белем, тәҗрибә туплау чарасы гына түгел аралашу мәктәбе дә булды. Алар төрле ил, төрле республикалардан килгән яшьтәшләре белән аралаштылар, “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалына интервью бирделәр. Алтын Урда дәүләте, аның данлы тарихы якташларыбыз күңеленә мәңге онытылмаслык сәхифә булып кереп калды.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотолары.

Татар бүлеге студентлары – “Алтын Урда”да!
Татар бүлеге студентлары – “Алтын Урда”да!
Татар бүлеге студентлары – “Алтын Урда”да!
Татар бүлеге студентлары – “Алтын Урда”да!
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас