“Минем бабаларым – Ватанны саклаучылар. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына” темасына иҗади бәйге Башкортстан Республикасының Архив эшләре идарәсе һәм Милли архивы тарафыннан оештырыла.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча барачак: “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларымның батырлыгы һәм шәҗәрәсе”; “Тыл хезмәтчәннәренең хезмәт батырлыгы һәм аларның шәжәрәләре”; “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы минем гаилә шәҗәрәсендә (тавышлы видеопрезентацияләр)”.
Гаризалар һәм конкурс эшләре 2024 елның 1 ноябреннән 2025 елның 1 мартына кадәр [email protected] адресына кабул ителә.
Конкурста түбәндәге яшь категорияләрендәге гражданнар катнаша ала:
* гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 сыйныф укучылары;
* урта һөнәри һәм югары уку йортларының студентлары;
* 35 яшькә кадәрге яшьләр.
Конкурсның нигезләмәсе белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була: https://archive.bashkortostan.ru/documents/active/589167/
Белешмәләр өчен телефон: 8 (347) 272-89-84.
Чыганак: https://www.bashinform.ru