Барлык яңалыклар
Тарих
19 июль 2023, 08:50

Агымсуда ни булмас...

Агыйдел елгасында Урта гасырларга караган тегермән ташы табылган.

Агымсуда ни булмас...
Агымсуда ни булмас...

Уфа коткаручылары Агыйдел төбен тикшергәндә тарихи артефактка юлыгалар. Белгечләр фикеренчә, алар тапкан әйбер – ул Урта гасырларга караган тегермән ташы. Әлеге ташны коткаручылар саклык белән җир өстенә чыгаралар һәм Башкортстанның Милли музеена тапшырырга ниятлиләр.

Шуны да өстик, Уфа коткаручыларын “штаттан тыш” археологлар дип исәпләргә тулы нигез бар. Алар республика елгаларыннан тартып чыгарган тарихи ядкәрләрне бергә җыйсаң, музей төзеп булыр иде. Мәсәлән, берничә көн элек кенә алар Агыйдел төбеннән гасырдан артык тарихы булган якорь тартып чыгардылар, шуннан ук мамонт һәм бизон сөякләре табылды. Караидел елгасы исә коткаручыларга моннан 8 мең ел элек яшәгән йонтас носорогның баш сөяген бүләк итте.

Чыганак: Уфа шәһәренең гражданнарны саклау идарәлеге.

Агымсуда ни булмас...
Агымсуда ни булмас...
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: