Барлык яңалыклар
Тарих
10 июль 2023, 10:46

Митяй каберлекләре

Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Кирюшкино авылында булган бер тарихи вакыйга.

Митяй каберлекләре
Митяй каберлекләре

Кирилл бабай килеп утырган. Бездән биш километр Адушино авылыннан. Урыс шунда урнашкан, урыслар җыелыр диеп. Безнең халык урнашкан су буена. Шуннан калган. Элгәре шулай булган. Урыслар өстә, татарларга ирек юк. Күмәргә булса, пуп белән бергә күмәргә.

Татарлар кызык ясаганнар. Безнең бабай­лар вакытында була бу хәл. Җыелалар инде. Урыслар әйтә икән: «Поптан башка күмәргә юк». Безнең үз йеребез. Татарлар күп булса да, поп белән генә күмәргә. Попны китерә дә үзенчә эшли инде. Үлене җыйгачтын, попны китергәннәр дә бәреп төшергәннәр дә күмгәннәр бергә. Тереләй. Әле килгән дә:

– Поп кая?

– Сез әттегез бергә күмәргә. Без попа не хоронить! Күмдек, – дигәннәр болар.

Попы белән күмгәннәр дә куйганнар. Митяй каберлекләре, диләр. Анары поплар килми башлаганнар. Бездә шундый кызы­клы хәл булган.

2018 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Кирюшкино авылында Гөлҗиһан Хабушевадан (1943 елгы) Миңнира Булатова язып алган. – МММ. Ульяновск, Булатова, 2018. – Б. 147. – “Кирюшкино авылы легендасы: “Пуп белән бергә күмәргә”.

Фото: otvet.mail.ru

Митяй каберлекләре
Митяй каберлекләре
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: