Барлык яңалыклар
Тарих
5 февраль 2023, 14:47

Сәхиулла ишан таягының хикмәте нидә?

Кабере Мәләвез районы Җиргән авылында урнашкан Сәхиулла суфиның биредәге мәчеттә сакланучы таягында халык тылсым көче бар дип ышана.

Сәхиулла ишан таягының хикмәте нидә?
Сәхиулла ишан таягының хикмәте нидә?

Кабере Мәләвез районы Җиргән авылында урнашкан Сәхиулла суфиның 1828 елда Арыслан авылында Толынгуҗа Мусин гаиләсендә дөньяга килгән. Башлангыч белемне үз әтисеннән алган, соңыннан Куганакбаш авылы имамы Тимерхан ахунда, башка абруйлы мәдрәсәләрдә укыган. 1850 елда Диния нәзарәте тарафыннан Җиргән авылына указлы мулла итеп билгеләнгән.

Сәхиулла ишан суфи булган, Нәкышбәндия тәрыйкатен урындагы башкортлар һәм татарлар арасында тараткан. Әүлиялек сыйфатларына ия булган, халыкны дәвалаган. Риза Фәхретдин, Зәйнулла Рәсүлев кебек мәгърифәтчеләр белән аралашып яшәгән.

1897 елны дөнья куйгач, аны җирләр өчен тирә-яктан меңәрләгән кеше җыелган. Җеназа вакытында авыл тирәсендә басып торырга да урын булмаган. Изге затның каберенә туфракны кул белән ташып күмгәннәр.

Сәхиулла ишанның бизәкләп эшләнгән таягы бүген аның исемен йөрткән мәчеттә саклана. “Сәхиулла мәчете” суфиның кабереннән ерак түгел, 1989-1991 елларда төзелә. Халык таякта тылсым көче бар дип ышана. Имеш, аны кулларына алган кешенең бөтен гөнаһлары да юыла икән. Без тотып карадык...

         Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Сәхиулла ишан таягының хикмәте нидә?
Сәхиулла ишан таягының хикмәте нидә?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: