Барлык яңалыклар
Тарих
30 ноябрь 2022, 10:31

Кәрәкә елгасы

Билгеле, татарның урысчасы элгәре чамалы булган. Шуңа күрә үзара аралашканда аңлашылып бетмәгән сүзләр дә яңгыраган.

Кәрәкә елгасы
Кәрәкә елгасы

Берчакны шушы тирәдән мосафир татарлар үтеп барган. Юл читендә печән чабып яткан урыслар, аларны күреп: “Кай якка барасыз?” – дип сорыйлар. Татарларның берсе генә урысча белгән була һәм ул: “К реке”, – дип, елга эзләүләрен урысларга аңлатып бирә. Печәнчеләр аларга юл күрсәтәләр. Урысча аңламаган татарлар “К реке”ны елганың исеме дип уйлыйлар һәм, бераз үзгәртеп, аны Кәрәкә елгасы дип атый башлыйлар.

(1998 елда Кушнаренко районының Иске Тукмаклы авылында Лиана Риянова язып алган. Информаторы күрсәтелмәгән.)

Фото: apogei-tour.ru

Кәрәкә елгасы
Кәрәкә елгасы
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: