Барлык яңалыклар
Тарих
22 август 2022, 20:58

Инчебикә ташы

Башкортстанның Бөрҗән районында урнашкан һәм табигать һәйкәле булган бу кыяның бик кызганыч һәм тетрәндергеч тарихы бар.

Инчебикә ташы
Инчебикә ташы

Янсары авылында өч бичәле бер бай яшәгән. Шул ук авыл­да бер ярлының Инчебикә исемле чибәр кызы үсеп килә икән. Байның күзе кызга төшкән. Бай — җитмеш яшьләр тирәсендә, Инчебикәгә — бары унөч яшь, ди. Җитмәсә, кызның яратып йөргән егете булган. Инчебикәнең малга кызыккан атасы кызын байга са­та, аны дүртенче бичәлеккә бирергә килешә.

Кыз ризалашмый. Әти-әнисеннән байга сатмауларын, сөйгән егетенә бирүен үтенеп сорый. Атасы элекке сүзенән кайтмагач, Инчебикә урманга кача. Аны эзләп чыгалар. Килә-килә бер та­выш ишетәләр. Бер акланга килеп чыксалар, Агыйделнең иң биек һәм текә кыя башында аякларын салындырып кызлары утыра, үзе моңланып җыр җырлый, сүзләрен дә ачык ишетәләр:

Агыйделнең кыялары биек,

Лачын кошлар анда оялый,

Ата-анам мине сатмакчылар

Ач тамаккайлары туялмый.

Ямьле Агыйделкәй, якты дөнья

Кемнәр өчен генә кала икән,

Бәхетлеләр бармы-юкмы икән,

Минем язмышкаем кара икән...

Шулай дип җырлап бетәр-бетмәс чагында, Инчебикә янына җитеп, тотып кына алабыз дигәндә, кыз кинәт сикереп торган да текә кыядан Агыйдел упкынына сикергән. Шуннан халык бу таш кыяны Инчебикә ташы дип атап йөртә башлаган.

(1979 елда Бөрҗән районы Иске Собхангол авылында М.Ш. Сәетбатталовтан Гайса Хәсәенов язып алган // Башҡорт халыҡ ижады: риүәйәттәр, легендалар. Икенсе том. – Өфө: Китап, 1997. – Б. 92.)

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотолары.

Инчебикә ташы
Инчебикә ташы
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: