Барлык яңалыклар
Тарих
17 июнь 2022, 10:06

Хәсилә тугае

Башкортстанның Туймазы районының Тукай авылында була бу фаҗига. Муенына таш бәйләп, Хәсилә исемле сабыйны суга батыралар...

Хәсилә тугае
Хәсилә тугае

Тугайның исеме яшь кыз бала язмышына бәйле. Вакыйга Бөек Ватан сугышы елларында була. Фронттан башкалардан иртәрәк кайткан алты балалы Муллакай исемле ир ике сабые белән тол калган Мәхмүдә исемле хатынга “ияләшә”. Аларның кызлары туа. Мәхмүдә аңа Хәсилә дип исем куша.

Ул вакытта атасыз бала тапкан өчен җәза нык каты була. Шуңа да Пәлте Закиры белән Муллакай баланы Өсән елгасына алып бара. Муенына таш бәйләп, Хәсиләне суга батыралар.

Тора-бара авылда баланың югалганлыгы сизелә башлый. Аны эзлиләр. Соңыннан гына Хәсиләнең батырып үтерелүе ачыклана. Җинаять урыныннан ерак түгел бер бәләкәй генә алан-тугай урнашкан була. Халык бу җирне кызның исеме белән, “Хәсилә тугае” дип атый башлый.

(1996 елда Туймазы районы Тукай авылында Люция Шакировадан (1938 елгы) Светлана Шакирова язып алган.)

Фото: https://news-r.ru, фото авторы: 24kovrov.ru

Хәсилә тугае
Хәсилә тугае
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: