Барлык яңалыклар
Тарих
13 апрель 2022, 10:45

Гайнетдин чокыры

Заманында бездә, урман-чокырларда яшеренеп ятып, юлбасарлык белән көн күрүчеләр дә аз булмаган. Түбәндә – Чакмагыш районының Рапат авылында язып алынган шундый бер вакыйга.

Гайнетдин чокыры
Гайнетдин чокыры

Рапат авылында элек Гайнетдин исемле кеше яшәгән. Бар яктан да аңлы, сәләтле булган ул. Йөзе матур, сүзе татлы икән, кешеләрне бер карауда үзенә тарткан. Аны барысы да яраткан. Беркем дә аның кире якларын күрмәгән.

Чынлыкта исә, Гайнетдин җиңел юл белән баюга исәп тоткан. Аның бик яхшы, өйрәтелгән эт шикелле аты булган. Шул аты белән Гайнетдин ераклардан сарык, кәҗә һәм башка төрле терлекләрне бик оста итеп урлаган.

Авыл читендә тирән чокыр булган. Кешеләр аны читләтеп үтә торган булганнар, нәрсәдәндер шикләнгәннәр. Гайнетдин шушы чокырда урланган малларны чалган. Урлашканда атының дүрт аягына да чабата кидерә торган булган. Бу ат эзен яшерү өчен эшләнгән. Хәзер Гайнетдин юк, ә чокыр әле дә бар, аны һаман да “Гайнетдин чокыры” дип йөртәләр.

(1999 елда Чакмагыш районы Рапат авылында Зөләйха Хәбировадан Ирина Насыйрова язып алган.)

Фото:  Pinterest

Гайнетдин чокыры
Гайнетдин чокыры
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: