Барлык яңалыклар
Тарих
13 февраль 2022, 09:39

Мөхәммәтдин батыр

Башкортстанның Илеш районы элек-электән курку белмәс батырлар төбәге булган. Түбәндәге язма – кайчандыр Йонны авылында яшәгән Мөхәммәтдин баһадир турында.

Мөхәммәтдин батыр
Мөхәммәтдин батыр

Элек Йонны авылында атаман булып Мөхәммәтдин Зәйнетдинов исемле кеше торган. Ул гаять зур гәүдәле, көчле ир булган. Үзенең кул көче белән таудан беркем дә күтәрәлмәслек олы таш чокып алып, шуны ихата коймасына багана итеп утыртып куйган.

Бу пәһлеван белән шундый хәл булган, имеш. Бервакыт аның күршесе Гыйлаҗетдиннең җигү аты ялгыш кар базына төшә. Шулчак ярдәмгә шушы Мөхәммәтдин килеп җитә. Ул баз өстенә килеп баса һәм атның корсак астыннан аркан белән урап тотып, аны иреккә чыгарып куя.

(1998 елда Илеш районы Йонны авылында Рүзил Мәгъдәновтан Таңсылу Ногманова язып алган.)

Фото: water-rf.ru

Мөхәммәтдин батыр
Мөхәммәтдин батыр
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: