Барлык яңалыклар
Тарих
11 февраль 2022, 09:26

Әхмәр кулы

Заманында авылыбызда Әхмәр исемле бик көчле кеше яшәгән. Бер төнне Әхмәр бабай сыер үкерүенә уянып китә һәм тышка чыга. Тавыш килгән якка барса, ни күрсен: әлеге кулда бер сыерга аю һөҗүм итеп маташа! Әхмәр бабай күсәк белән аюның башына суга

Әхмәр кулы
Әхмәр кулы

Авылның көньягында, иген басулары арасында “Әхмәр кулы” дип аталган басу җәелеп ята. Аның атамасы турында шундый риваять бар.

Заманында авылыбызда Әхмәр исемле бик көчле кеше яшәгән. Бер төнне Әхмәр бабай сыер үкерүенә уянып китә һәм тышка чыга. Тавыш килгән якка барса, ни күрсен: әлеге кулда бер сыерга аю һөҗүм итеп маташа! Әхмәр бабай күсәк белән аюның башына суга. Аю җиргә ава. Ләкин тиз аңына килә һәм Әхмәргә ташлана. Алар арасында көрәш озак бара. Аю Әхмәрнең кулын чәйни. Шулай да бабай аюны күсәк белән тукмый һәм сөйрәп үз йортына алып кайта. Аю гәүдәсен бозау абзарына кертеп ташлый. Бу хәл турында беркемгә дә хәбәр салмый, йокларга ята.

Иртән хатыны торып сыер саварга чыкса, абзарда ниндидер зур килбәтсез нәрсәнең бозау янында йөргәнен шәйли. Хатыны тиз генә ишекне ябып, ирен уята һәм бу хәл турында сөйли. Шул вакытта гына Әхмәр бабай аюның үлеп бетмәгәнлеген исенә төшерә һәм абзарга чыгып йөгерә. Шушы вакыйгадан соң бу кулны “Әхмәр кулы” дип атап йөртәләр.

(1998 елда Борай районы Кәшкәләү авылында Наилә Шәяхмәтовадан (1916 елгы) Айсылу Муллакаева язып алган.)

Әхмәр кулы
Әхмәр кулы
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: