Барлык яңалыклар
Тарих
2 февраль 2022, 15:17

Почта музеенда – республика тарихы

Почта музее 2010 елның октябрендә хәзерге Башкорстанга караган җирләрдә почта хезмәте барлыкка килүенең 275 еллык юбилее уңаеннан ачылган. Ул Уфа почтамты бинасында урнашкан.

Почта музеенда –  республика тарихы
Почта музеенда – республика тарихы

Почта музееның тарихы артык зур түгел. Ул 2010 елның октябрендә хәзерге Башкортстанга караган җирләрдә почта хезмәте барлыкка килүенең 275 еллык юбилее уңаеннан Уфа почтамты бинасында ачылган. Бу бина исә ХХ гасыр архитектурасы һәйкәле булып тора.

Музей 60 квадрат метр мәйданда урнашкан. Аның экспозициясендә XVII – XXI гасырларга караган 1500 дән артык экспонат саклана. Алар арасында 1914 елда ясалган акча һәм акцияләр саклау өчен почта тартмачыгы, 1915 елда чүкеп ясалган һәм аеруча әһәмиятле документлар, корреспонденция, байлыклар күчереп йөртү өчен тәгаенләнгән почта сандыгы аерым тарихи кыйммәткә ия. Музей коллекциясендә шулай ук открыткалар, маркалар, төрле чорларга караган почта җиһазлары бар. Алар ярдәмендә Русиядә һәм Башкортстанда почта хезмәте үсешен ачык күзалларга мөмкин.

Почта музее залында почта станциясенең кечкенә макеты урнаштырылган. Ул XVII һәм XVIII гасырларга караган почта конторалары рәсемнәре һәм фотографияләре нигезендә ясалган. Монда чакрым баганасын, почта ташучы ямщик һәм хатлар кабул итүче почтмейстер сыннарын күрергә мөмкин.

Музей Уфа буенча туристик маршрутлар исемлегенә кергән. Ел саен бирегә 5 меңнән артык кеше – укучылар, студентлар, чит ил туристлары килә. Почта музеенда шулай ук төрле күргәзмәләр, кызыклы кешеләр белән очрашулар, юбилей чаралары үтә.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Лиана НИГЪМӘТҖАНОВА фотосы.

Почта музеенда –  республика тарихы
Почта музеенда – республика тарихы
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: