Барлык яңалыклар
Тарих
3 ноябрь 2021, 11:13

Стәрлебаш районының Бакый авылы ничек барлыкка килгән?

Урман эчендә яшәгәндә, башкорт кызы белән татар егете үзләрендә утызлап качкынны яшерәләр.

Стәрлебаш районының Бакый авылы ничек барлыкка килгән?
Стәрлебаш районының Бакый авылы ничек барлыкка килгән?

Пугачев восстаниесе вакытында качкын крепостнойлар Кабакуш авылыннан үтеп барышлый, бер бик чибәр башкорт кызын үзләре белән алып китәләр. Кыз берничә ай качаклар отрядында яши. Аның туганнарын бик сагынуын күреп, пугачевчылар ышанычлы кеше аша кызны кире Кабакуш авылына озаталар. Тик кызның әтисе баласыннан баш тарта. Урыслар арасында яшәгәннән соң, кызын кире өенә кертәсе килми. Ата үз җирләренең читендәге урманнан кызына бәләкәй генә урын бүлә һәм пугачевчылар җибәргән юлдашы белән аны шунда яшәргә озата. Бу егетнең исеме Бакый була. Ул татар милләтеннән була.

Урман эчендә яшәгәндә, башкорт кызы белән татар егете үзләрендә утызлап качкынны яшерәләр. Эзәрлекләүләр тынгач, аларның кайберләре хатыннары янына кайтып китә, кайберләре, киресенчә, кәләшләрен монда алып килә. Әкренләп яңа йортлар салына башлый. Шулай итеп, Бакый авылы барлыкка килә.

(1998 елда Стәрлебаш районы Стәрлебаш мәктәбе музеенда укытучы М. Мөхәммәтҗанов кулъязмаларыннан Зөлфия Латыйпова күчереп алган.)

Чыганак: Башкортстан татарлары фольклоры: риваятьләр, легендалар, мифологик хикәятләр, сөйләкләр / төзүче, кереш мәкалә һәм искәрмәләр авторы И.К. Фазлетдинов. – Уфа: Китап, 2018. – Б. 81.

Фото: https://sun9-51.userapi.com

Стәрлебаш районының Бакый авылы ничек барлыкка килгән?
Стәрлебаш районының Бакый авылы ничек барлыкка килгән?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: